Татарстан вәкилләре һәвәскәр спортчылар арасында чаңгы роллерлары буенча Россия беренчелеге җиңүчеләре булдылар

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

8-10 сентябрьдә Казанда «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы базасында чаңгы роллерлары буенча Россия беренчелеге узды, анда Россиянең 22 субъектыннан 160тан артык катнашучы җыелды. Ярышлар 10 яшь категориясендә узды, иң өлкән катнашучы 1947 елда туган спортчы булды.

Команда беренчелеге нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы җиңү яулады, ә Мәскәү һәм Омск өлкәсе икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International