Татарстан укчылары Пенза өлкәсендәге турнирда алтын һәм көмеш медальләр яулады

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

10 сентябрьдә Пенза өлкәсенең Чемодановка авылындагы «Светлая поляна» ату комплексында стендка ату буенча Россия Кубогының 9 нчы этабы тәмамланды.

Түгәрәк стендта хатын-кызлар турнирында Татарстаннан Дарья .омцева көмеш призер булды. Дарья квалификациядә мөмкин булган 125 мишеньнең 109сын, ярымфиналда 28сен бәреп төшерә һәм нәтиҗәдә алтын матчта Липецк өлкәсеннән Надежда Черныхка 30-32 исәбе белән җиңелә.

Ир - атлар турнирында ярымфиналга ике татарстанлы Егор Иванов һәм Герман Теленин ирешә, алар 7 һәм 8 урыннарны алалар. Квалификациядә 125 мөмкинлектән 114 югары нәтиҗә күрсәтү нәтиҗәсендә Егор Иванов 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында Юниорлар турнирында җиңү яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International