Казанда Инвалидларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга юнәлдерелгән «Стальная воля» Бөтенроссия футбол ярышларының унберенче этабы тәмамланды. Бу уникаль турнирда бөер, бавыр һәм йөрәк күчереп утыртудан исән калган футболчылар һәм диализда, бөер функцияләрен алыштыручы процедурада булган Пациентлар очрашты.
Өч көнлек ярышлардан соң Татарстан командасы пьедесталның югары ноктасын яулый һәм бу Бөтенроссия турнирында җиңүче була. Икенче урын Рязань командасына эләгә, ә өченче һәм дүртенче урыннарны Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан командалары тота.