Бүген ведомствода коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәдә 2 кварталга йомгак ясалды.
2023 елның 2 кварталы йомгаклары буенча «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру «ярдәмче программасы чараларын үтәү буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгы хисабы турында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы эшләре идарәчесе Кадыйров Булат Рифгат улы чыгыш ясады.
Юридик эш секторы мөдире Руслан Дияров норматив хокукый актларга һәм проектларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эшнең торышы турында доклад укыды.
Шулай ук утырышта 2023 елның 2 кварталы йомгаклары буенча үткәрелгән сатып алуларны һәм төзелгән гражданлык-хокукый килешүләрне һәм контрактларны анализлау һәм 2022 елда Татарстан Республикасы спорт Министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында бирелгән мәгълүматларны анализлау турында фикер алыштылар.