10 сентябрьдә Казанда мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасының финал матчлары тәмамланды. Ярышлар ишкәкле спорт төрләре үзәгендә һәм «Мирас»спорт комплексында уздырыла.
Әлеге спорт чарасында Татарстан Республикасының төрле дәүләт структураларыннан 16 команда катнашты. Ярышлар Олимпия системасы буенча уздырыла, анда командалар беренче җиңелүдән соң ук турнирдан чыгарыла.
Өченче урын өчен матчта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командалары очрашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча соңгылары Спартакиаданың бронза медальләрен яулый алды.
Ярымфинал матчлары нәтиҗәләре буенча финалда ТР буенча Федераль казначылык идарәсе һәм ТР Югары суды командалары очрашты. Кубок өчен көрәш нәтиҗәсендә Федераль казначылык идарәсе командасы 3:1 исәбе белән җиңү яулап, мини-футбол буенча ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы чемпионы булды.
Шулай итеп, турнир таблицасындагы урыннарның йомгаклау бүленеше түбәндәгечә:
1. Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе;
2. Татарстан Республикасы Югары Суды;
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты;
4. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе