9-10 сентябрьдә Волгоградта «Break Rumble»сериясендәге брейкинг буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 29 субъектыннан 400дән артык спортчы катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары 1 алтын, 3 көмеш һәм 2 бронза медаль яуладылар. «10-12 яшьлек егетләр» номинациясендә Андрей ЛАПШИНОВ (bboy UNDR) җиңде, шул ук дисциплинада бронза медальне Урал Уразаев (bboy Ural) яулады.
Кәрим Закиров (bboy Karim) ике көмеш медаль иясе булды. Пьедесталның икенче баскычына ул «13-15 яшьлек егетләр» номинациясендә, шулай ук «Young Gunzzz» командасы составында «10-15 яшьлек егетләр һәм кызлар»номинациясендә күтәрелә.
Тагын бер көмеш медальне «Combo Team» командасы яулый, «ир-атлар һәм хатын-кызлар, 19 яшь һәм аннан өлкәнрәк номинациясендә). Команда составында Евгений Первушкин һәм Альберт Хәкимов чыгыш ясады.
«19 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар» номинациясендә өченче урынны Эльвира Миникаева алды.