Бөгелмә районы «Татарстан кроссы – 2023»массакүләм җиңел атлетика узышына кушылды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Бөгелмә районы «Татарстан кроссы – 2023»массакүләм җиңел атлетика узышына кушылды.

Ярышларда катнашучылар алдында социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ога Плеханова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул район халкына уңышлар теләде һәм «Сабантуй 2023» республика онлайн-акциясе җиңүчесе, шәһәр җыелма командасы әгъзасы Ильяс Шәйгардановны котлады. Аңа диплом һәм ГТОның бренд атрибутикасы тапшырылды. Шулай ук ГТО комплексының алтын билгеләрен Бөгелмә муниципаль районының спорт һәм мәгариф өлкәсендә алдынгы белгечләргә тапшырдылар.

Искәртеп узабыз, «Татарстан кроссы» җиңел атлетика узышы «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды. Чарада ГТО тест үзәге тарафыннан 2 һәм 3 километрлы дистанцияләрдә «кросс по пересеченной местности» дисциплинасында нормативларны сынаулар кабул итү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International