Казанның динамочылары туп белән хоккей буенча халыкара турнирда чыгыш ясаячак

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

20-22 октябрьдә Ульяновск шәһәрендә «Волга-Спорт-Арена» бозында Ульяновск өлкәсе губернаторы призына туп белән хоккей буенча халыкара турнир узачак.

Ярышларда Россия һәм Казахстанның милли командалары, шулай ук Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан җыелма командалары катнашачак.

Республика өчен турнирда Казанның «Ак Барс-Динамо»хоккейчылары уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International