2024 елга башкарма хакимият органнарының иҗтимагый максатларын һәм бурычларын формалаштыру башлана

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Республикада 2024 елга башкарма хакимият органнарының иҗтимагый максатлары һәм бурычлары формалаша башлый. ТР Спорт министрлыгы әлеге проектта катнашуын дәвам итә.

Киләсе елга хакимият органнарының өстенлекләре буенча беренчел тәкъдимнәр пулы экспертлар тарафыннан төзеләчәк. Һәр министрлык өчен эксперт төркемнәре составы ТР Иҗтимагый палатасы Советы тарафыннан расланды. Экспертлар арасында һөнәри, академик берләшмәләр һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, хакимият органнары профиле буенча зур эш тәҗрибәсе һәм казанышлары булган үз эшенең профессионаллары бар.

Экспертлар һәм иҗтимагый совет әгъзалары тәкъдимнәрне тикшерәчәкләр һәм соңыннан Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-тавыш бирүгә чыгарачаклар. Халык өстенлекле максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә алачак, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International