Камилла Бикмуллина-каратэ буенча Open Armenia Халыкара ярышларында җиңүче

2023 елның 17 сентябре, якшәмбе

16-17 сентябрьдә Ереванда каратэ буенча Open Armenia халыкара турниры узды. Анда Әрмәнстан, Россия, Грузия, Иран, Белоруссия һәм Гыйрак спортчылары катнашты.

Сентябрь башында Россия җыелма командасы составында Россия һәм Әрмәнстан җыелма командаларының уртак күнегү чарасында катнашкан Татарстан каратисты Камилла Бикмуллина 68 килограммга кадәр авырлыкта чыгыш ясады. Турнирда Камилла алтын медаль яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International