«Ак Барс» көрәш сараенда М. М. Сәхабетдинов истәлегенә грек-рим көрәше буенча Х Бөтенроссия ярышлары узды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

14-17 сентябрьдә «Ак Барс» көрәш сараенда 21 яшькә кадәрге юниорлар арасында грек-рим көрәше буенча чираттагы Бөтенроссия ярышлары уздырылды.

Турнирда Россиянең 49 төбәгеннән 389 спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россиянең юниорлар спорт җыелма командасы составына кандидатлар каралды. Ярышларда җиңүчеләр Россиянең спорт мастеры исемен бирү хокукына ия булалар.

Спортчылар ярышларын ачу тантанасында Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе президенты Экзам Гобәйдуллин, 21 яшькә кадәрге юниорлар арасында Россия спорт җыелма командасының өлкән тренеры, Россиянең атказанган тренеры, Россиянең Атказанган спорт мастеры Николай Монов, ярышларның баш судьясы Станислав Мошков һәм башкалар катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучылар һәм оештыручылар адресына өч тапкыр Олимпия чемпионы, Россия Герое, сенатор Карелин Александр Александровичның сәламләве укылды.

СССРның спорт мастеры, РСФСРның Атказанган тренеры М. М. Сәхабетдинов истәлегенә Х ярышларда җиңүчеләр:

55кг. Әмиров Әлибәк, Мәскәү өлкәсе;

60кг. Мәҗитов Алмаз, Мәскәү өлкәсе;

63кг. Закриев Эрзу, Чечен Республикасы;

67кг. Хакуев Ибраһим, Ростов өлкәсе;

72кг. Оганесян Грайр, Новосибирск өлкәсе;

77кг. Арбилов Мәгъмүт, Ростов өлкәсе;

82кг. Фәйзуллин Әмин, Мәскәү шәһәре;

87кг. Сәитов Мансур, Мәскәү өлкәсе;

97кг. Аверин Анатолий, Мәскәү шәһәре;

130 кг.Богданов Тимофей, Ростов өлкәсе.

Татарстан Республикасын Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск, Түбән Кама һәм Чаллыдан 20 көрәшче тәкъдим итте. 

Сәлахов Тимур (Казан шәһәре) 55 кг.категориясендә, Зиннуров Ильяс (Әлмәт шәһәре) 67 кг. категориясендә бронза медальләр яуладылар. Ике спортчы да Россиянең юниорлар җыелма командасының резерв составына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International