«Эмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә ГТО темасына әңгәмә уздырганнар

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

«Эмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ГТО нормативлары темасына әңгәмә узды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән очрашуны ГТО тест үзәге җитәкчесе Зөлфия Шарапова үткәрде.

Үзәк тәрбияләнүчеләре ГТО хәрәкәтенең нәрсә икәнен, нинди сынауларның аларның сәламәтлек мөмкинлекләренә туры килүен белделәр, шулай ук кызыксындырган сораулар бирделәр һәм нормативларны үтәүгә язылдылар.

Искәртеп узабыз, чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International