20 сентябрьдә Азнакай шәһәренең 1нче мәктәбендә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында ГТО нормативлары тапшырылды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
600 дән артык укучы үз көчләрен идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп кую; гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу; ике аяк белән бер урыннан этәрү белән озынлыкка сикерү; биек перекладинага тарту; аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү кебек нормативларда тикшергән.