20 сентябрьдә Алексеевск шәһәренең 1 нче номерлы «Лидер» спорт комплексында әтиләр көненә багышланган ГТО комплексы элементлары белән спорт чаралары узды.
Ярышларда 19 команда катнашты, аларның нәтиҗәләре ГТО Җәйге фестиваленең муниципаль этабы исәбенә керәчәк.
Турнирның җиңүчеләре булдылар:
1 урын-Пономаревлар гаиләсе (1нче мәктәп);
2 урын-Гатауллиннар гаиләсе (2 нче мәктәп);
3 урын-Дубровиннар гаиләсе (2 нче мәктәп).
Искәртеп узабыз, ярышлар «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты кысаларында узды.