Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов, Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан нәфис гимнастика федерациясе җитәкчесе Гөлнара Сергеева Гимнастика үзәге коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләр. Ул Идел буе университетының комплекслы спорт мәктәбе директоры Наталья Ивановна Алкаева була. Гимнастика үзәгенең элеккеге җитәкчесе Фәрит Әхмәдуллин Университетның спорт идарәсенә күчә.
Наталья Ивановна Әлкаева 1998 елда Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлый. 2016 елда Менеджмент юнәлеше буенча профессиональ яңадан әзерлек узды.
Төрле елларда Әлмәт һөнәри көллиятендә укытучы, методист, директор урынбасары, Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумында инновацияләр һәм методик эшләр буенча директор урынбасары, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге директоры урынбасары, Казан олимпиада резервы училищесы директоры урынбасары, Татарстан спорт министрлыгының спорт резервы әзерләү секторы мөдире булып эшли, ә 2022 елның февраленнән Идел буе университетының комплекслы спорт мәктәбе директоры.
«ТР физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.