20-24 сентябрьдә Казанда нәфис гимнастика буенча «спорт иле»бөтенроссия клуб лигасы уза. Ярышлар Казан Гимнастика үзәгендә (Сыртланова урамы,6) уза.
Ярышларда Россия Федерациясенең 45тән артык төбәгеннән 6 яшьтән 20 яшькә кадәрге 1600дән артык гимнаст катнашты. Ярышларда Татарстан Республикасы исеменнән 100 дән артык спортчы чыгыш ясый, бу-иң күп санлы делегацияләрнең берсе.
Казан мондый ярышларны беренче тапкыр кабул итә. Лига проекты Россиядә инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 5000нән артык гимнаст клуб лигасы системасына керә.
Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ун тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкыр Европа чемпионы, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, Нәфис гимнастика буенча Россия спорт клублары ассоциациясе президенты Капга Капранова, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гөлнара Сергеева катнашты.
Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Хәлил Шәйхетдинов мөрәҗәгать итте:
Хәерле көн, хөрмәтле ярышларда катнашучылар, тренерлар, судьялар һәм турнир кунаклары. Сезне Казанда күрүебезгә шатбыз, биредә илебезнең иң яхшы гимнастлары җыелды. Сезнең арада булачак дөнья чемпионнары булыр дип ышанам. Ярышлар сезнең өчен җиңел узсын, сезгә җиңүләр һәм яңа казанышлар телим.