Актаныш районында яңа футбол манежы ачылды

2023 елның 22 сентябре, җомга

Бүген Актанышта күптән көтелгән грандиоз чара – футбол манежын ачу булды. Объект Универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү республика программасы кысаларында Татарстан Республикасы Рәис Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән төзелде.

Быел республикада шундый 4 ябык футбол манежы төзелде. Ә программа гамәлгә кергәннән бирле барлыгы 12 объект сафка кертелгән.
Бу районның яшь футболчылары өчен зур бүләк булды, алар елдан-ел алдынгы урыннарда торалар. Манеж футболчылар өчен кышкы чорда тренировка процессын оештырырга һәм ел әйләнәсе уңайлы шартларда шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР Спорт министрлыгының спорт резервы әзерләү секторы мөдире Айдар Кадыйров, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һәм башкалар катнашты.

Бүген безнең районда зур чара. Районның барлык халкы исеменнән әлеге объектны булдыруда күрсәткән ярдәме өчен Татарстан Республикасы Рәисенә Рөстәм Нургали улына чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Бу чыннан да зур бүләк, - диде район башлыгы Ленар Зарипов һәм спорт объектын төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International