19-24 сентябрьдә Владивостокта бадминтон буенча Россия шәхси чемпионаты узды. Ярышларда илнең 15 төбәгеннән 120дән артык иң көчле спортчы катнашты.
Татарстан вәкилләре ике тапкыр пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Ир-атлар ялгыз разряды чемпионы Сергей Сирант булды. Финалда спортчы Мәскәү өлкәсе вәкиле Артур Печенкинны 21:15, 21:14 исәбе белән җиңде.
Хатын – кызлар ялгыз разрядында Россия чемпионы титулын Евгения Косецкая раслый, ул финалда Мария Голубеваны (Нижегород өлкәсе) 21:13, 21:14 исәбе белән җиңә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Евгения Косецкая хатын-кызлар ялгыз разрядында тугызынчы тапкыр җиңү яулый. Моннан тыш, бадминтончы хатын-кызлар парлы һәм катнаш парлы разрядларда ил чемпионатында җиңү активында.
Шулай ук хатын-кызлар парлы разрядында көмеш медальләрне Татарстан дуэты Евгения Косецкая һәм Анастасия Редькина яулады.