Казанның «Тулпар» спорт комплексында 2002-2003 елларда туган юниорлар арасында корэш буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә йомгак ясадылар. Турнир 22-23 сентябрьдә республиканың иң көчле көрәшчеләре катнашында узды.
Шәхси зачетта җиңүчеләр булдылар:
- Илфат Миңнегалиев, 60кг (Лаеш районы));
- Әдел Вәлиуллин, 65кг (Балык Бистәсе районы));
- Артур Хәкимов, 70кг (Тукай районы));
- Рафаэль Билданов, 75кг (Әлмәт));
- Айнур Нургалиев, 80кг (Мамадыш районы));
- Инсаф Мөбарәкшин, 85кг (Арча районы));
- Рүзәл Тимергалиев, 90кг (Кукмара районы));
- Рөстәм Сираҗиев, 100кг (Балтач районы));
- Рамил Семкичев, 130кг (Әлмәт районы).
Команда беренчелегендә Балтач районы командасы җиңүче булды, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 2 нче урында, Әлмәт командасы бронза призер булды.