24 сентябрьдә Алабуга районының 1 нче спорт мәктәбенең боз сараенда махсус хоккей буенча иптәшләрчә матч узды.
Спорт комплексы бозына «Пингвины» (Алабуга) һәм «Ак Барс Спец» (Казан) командалары чыкты. Матч тантаналы, дуслык шартларында узды. Тренерлар һәм спортчылар тәҗрибә һәм спорт күнекмәләре белән уртаклаша алдылар. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнмәде. Матчта дуслык җиңде! Катнашучыларга истәлекле медальләр тапшырылды.