Халыкара класслы спорт мастеры Николай Павлюков истәлегенә юниорлар арасында XIV халыкара ярышлар Анапада тәмамланды. Турнир 2010 елдан бирле Россиядә уза, аңа бөтен дөньядан 17-18 яшьлек иң көчле боксерлар килә.
Татарстан спортчысы Светлана Романова 50 килограммга кадәр авырлыктагы турнирда катнашучы һәм җиңүче булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Матбугат хезмәте. Финал көрәшендә спортчы Карина Коробованы 0:5 исәбе белән җиңде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларда 17 илдән, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Сербиядән, Кипрдан, Грециядән һ. б. 150дән артык спортчы катнашты.