Татарстан гроссмейстеры йөзклеткалы шашка буенча Россия Кубогының кыйммәтле медальләрен яулады

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

25-26 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә ир-атлар арасында йөзклеткалы шашка буенча Россия Кубогы узды. Ярышларда илнең 12 төбәгеннән 30 шашкачы катнашты.

Татарстан Республикасы вәкиле, шахмат, шашка, р.г. Нежметдинов исемендәге республика спорт мәктәбе тренеры, Халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинман тиз программада көмеш медаль һәм Россия Кубогы финалының яшенле программасында бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International