Тәтеш спортчылары ирекле көрәш буенча бөтенроссия ярышларында призер булдылар

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

2023 елның 22-24 сентябрендә Гулькевичи шәһәрендә (Краснодар крае) Россиянең атказанган тренеры Александр Федорович Бондарев истәлегенә багышланган кызлар арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Тәтеш муниципаль районы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Замина Дугалева һәм Виктория Тайманова көмеш медаль ияләре булдылар. Бишенче урынны Дарья Мартынова алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International