Казанда «Татарстан Республикасы Раис Кубогы» самбо буенча «Гран-При»халыкара ярышлары старт ала

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

2 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр «Ак Барс» көрәш сараенда самбо буенча «Гран-При» «Татарстан Республикасы Раис Кубогы»халыкара ярышлары узачак. 

Ярышларда спорт һәм хәрби самбо буенча 21 авырлык категориясендә 13 илдән 150дән артык спортчы катнашачак. Катнашучы илләр: Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Грузия, Төркмәнстан, Молдавия, Монголия, Греция, Беларусь, Үзбәкстан һәм Россия. 

Спорт самбосында катнашучылар түбәндәге авырлык категорияләрендә көрәшәчәкләр: 58, 64, 71, 79, 88, 98, 98 кг артык (ир-атлар)), 50, 54, 59, 65, 72, 80, 80 килограммнан артык (хатын-кызлар), хәрби самбода: 58, 64, 71, 79, 88, 98, 98 килограммнан артык. 

Ярышларны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, «Бөтенроссия Самбо федерациясе» Гомумроссия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Самбо федерациясе» региональ физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Самбо федерациясенең генераль промоутеры - «Ак Барс Арт «иҗат берләшмәсе»автоном коммерциячел булмаган оешмасы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International