Одинцовода 19-30 сентябрьдә рус шашкасы буенча Россия чемпионаты узды. Чарада 29 төбәктән 94 шашкачы, шул исәптән 24 гроссмейстер катнашты.
Шахмат, шашка, р.Г. Нәҗметдинов исемендәге республика спорт мәктәбе спортчысы, Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы, Халыкара гроссмейстер Дамир Рысаев иң дәрәҗәле классик программада ир-атлар арасында рус шашкасы буенча Россия чемпионы булды.
Швейцария системасы буенча 11 турда Дамир мөмкин булган 22 баллның 16сын җыя, 11 тапкыр дөнья чемпионы Гаврил Колесовны һәм Санкт-Петербургтан Европаның гамәлдәге чемпионы Роман Щукинны узып китә, алар 2 һәм 3 урыннарны ала.