Казанда РФ Президентының туган көненә багышланган Путин командасы автоузышы узачак

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

РФ Президентының туган көненә багышланган автоузыш 7 октябрьдә 9:30 сәгатьтә узачак. Чараны үткәрү урыны: Ямашев проспекты, 122б (МБ-Ирбис).

Флаглар һәм наклейкалар белән бизәлгән автомобильләр Казан шәһәре урамнары буйлап (Ямашев проспектыннан Җиңү Паркы юнәлешендә) гомуми колоннада узачак һәм Президентның туган көнендә аңа ярдәм күрсәтәчәк.

Автоузыш финишында Татарстан хәрбиләренә һәм сугыш хәрәкәтләреннән зыян күргән тыныч халыкка гуманитар ярдәм белән конвой җибәреләчәк. Ә җәмәгать берләшмәләре вәкилләре һәм ваемсыз булмаган гражданнар җыюны хуплый һәм үзләреннән кирәкле кием, дару препаратлары, кием яки азык-төлек өсти алачак, алар сугышчыларга алгы сызыкка җибәреләчәк.

Чарага язылу өчен сылтама буенча гугл формасын тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International