ПГУФКСиТ студентлары акробатик рок-н-ролл буенча Татарстан чемпионнары булдылар

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның «Тулпар» спорт комплексында акробатик рок-н-ролл буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Спортчылар унҗиде дисциплинада ярыштылар, Идел буе спорт һәм туризм университеты студентлары аларның икесендә бүләкләр яуладылар.

Алтын дубльне «Формейшн женщины» һәм «D дуэт»дисциплиналарында Яна Батманова һәм Сөмбел Йосыпова ясады. Шулай ук D дуэт дисциплинасында медальләрнең тулы комплектын университетның өченче курс студентлары җыйган. Алексей Вахрушев үз категориясендә җиңүче булды, Людмила Моисеева Көмеш бүләк алды, Кира Назарова иң яхшы өчлекне япты. Моннан тыш, топ-5кә Гөлназ Арысланова һәм Алина Минһаҗева эләкте – алар дүртенче һәм бишенче урыннарны алдылар.

Бу сезонның беренче старты иде. Биредә без бүгенге көндә балаларның торышын карадык, алар хәзер нинди дәрәҗәдә, алга таба нинди юнәлештә эшләвен аңлар өчен, - дип сөйли команда тренеры, гимнастика теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы Ирина Кучерова. - Алга таба безне Идел буе федераль округы чемпионаты көтә, республика чемпионаты нәтиҗәләре буенча анда команда җыячак

Моннан тыш, Ирина Кучерова аларның «STEP UP»акробатик рок-н-ролл командасына җыелу дәвам итүен искәртте. Үз көчеңне «Буревестник» спорт комплексында дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр уза торган күнегүләр вакытында сынап карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International