Казан теннис академиясендә теннис буенча Россия чемпионаты тәмамланды, ул илнең иң яхшы 128 спортчысын җыйды. Татарстан Республикасы вәкилләре составына 16 кеше керде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан теннисчылары тәэсирле нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм биш кыйммәтле медаль яуладылар.
Хатын-кызлар ялгыз разрядында Михайлова Виктория көмеш медаль яулый. Хатын-кызлар парлы разрядында Виктория Михайлова һәм аның партнеры алтын, ә бронза медальне бу разрядта Коклина Елизавета яулады.
Ир-атлар парлы разрядында алтынны Шәрипов Марат алды. Катнаш парлы разрядта Михайлова Виктория һәм аның партнеры көмеш медальләр яулыйлар.