Сочида трамплиндан чаңгыда сикерү буенча Россия чемпионатының икенче ярыш көнендә «Русские горки»комплексының К125 зур олимпия трамплинында ярышлар узды.
Ир-атлар ярышында иң көчлесен 60 спортчы ачыклаган. Татарстан сикерүчесе Данил Садреев ике сикерү суммасы буенча 251 балл җыеп, пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. Сүз уңаеннан, Данил беренче омтылышта иң яхшысы иде.
Ярышларда Пермь крае вәкиле Владислав Мостафин (260.7) җиңде, 250.8 балл нәтиҗәсе белән өченче урында Евгений Климов.