Ярославльдә М.Бородин истәлегенә фехтование буенча турнир нәтиҗәләре ясалды. Ярышлар ике яшь төркемендә – 2009-2012 елгы малайлар һәм кадетлар арасында узды.
Кадетлар арасында рапирада шәхси беренчелектә Республика исеменнән чыгыш ясаган Әдел Йосыпов, Башкортстаннан Константин гайнилҗанов белән 3 урынны бүлешеп, бронза медаль яулады. Дисциплинада Курск өлкәсеннән Алексей Прозоров җиңде, 2 урында Әмир Фәхретдинов (Башкортстан).
Искәртеп узабыз, кадетлар ярышларында барлыгы 156 спортчы катнашты.