Конкурс республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә физик культура укытучыларының, төбәк спорт федерацияләре, югары уку йортлары, һөнәри белем бирү оешмалары, шул исәптән спортның адаптив төрләре буенча тренерлар һәм тренер-укытучыларның һөнәри эшчәнлеген стимуллаштыру максатларында үткәрелә.
Конкурс кысаларында берничә номинация каралган, шул исәптән:
Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре буенча иң яхшы тренер;
Иң яхшы мәктәп тренеры;
Студентлар спортында иң яхшы тренер;
Адаптив спортта иң яхшы тренер;
Милли спорт төрләре буенча иң яхшы тренер
Конкурста катнашу өчен документлар 2023 елның 16 октябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс турындагы Нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://minsport.tatarstan.ru/file/pub/pub_3777557.pdf.
Сораулар туганда телефон аша мөрәҗәгать итәргә: 8 (843) 222-81-71.