Әзербайҗанда билбау көрәше буенча Европа чемпионатына нәтиҗә ясадылар. Турнирга 19 илдән иң көчле спортчылар җыелган. Шул исәптән Россия җыелма командасы составында катнашкан Татарстан спортчылары да.
Татарстан спортчылары турнирда чыгышларын уңышлы тәмамладылар, 6 алтын һәм 3 көмеш медаль яуладылар. Үз үлчәү категорияләрендә медальләр яуладылар:
1 урын – Егор Кулемин (57 кг, ирекле стиль);
1 урын-Тимур Латыйпов (62 кг, ирекле стиль)
1 урын-Илфат Миңнегалиев (57 кг, классик стиль);
1 урын – Алексей Абрамов (62 кг, классик стиль);
1 урын – Данила Зубрилов (68кг, классик стиль);
1 урын-Ильяс Газизулин (св. 100кг, классик стиль);
2 урын-Илнар Закиров (68кг, классик стиль);
2 урын-Илназ Рамазан (75кг, классик стиль);
2 урын-Эльдар Хәмитов (100 кг га кадәр, классик стиль).