Татарстан спортчысы фехтование буенча «Дон көзе»турнирының көмеш призеры булды

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Ростовта фехтование буенча «Дон көзе»ярышлары старт алды. Турнир 2 яшь категориясендә узды. 2009-2011 елларда туган яшь спортчылар бөтенроссия дәрәҗәсендәге турнирда чыгыш ясады, ә 2012-2015 елларда туган фехтовальщиклар төбәк-ара ярышларда медальләр уйнатты.

Төбәкара ярышларда чыгыш ясаган Татарстан спортчысы Амалия Фазлиева көмеш медаль яулады. Рапирада шәхси беренчелекнең хәлиткеч уенда фехтовальщица Ростов өлкәсеннән килгән көндәшенә 12:7 исәбе белән җиңелде һәм турнирның көмеш призеры булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International