Питрәч районы Пановка авылында яшәүчеләргә ГТО алтын билгеләре тапшырылды

2023 елның 6 октябре, җомга

5 октябрьдә Питрәч районында комплекслы спорт мәктәбе залында өлкән буын кешеләре арасында традицион спартакиада узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру буенча Өлкәннәр декадасы кысаларында узды.

Спартакиадада катнашучылар шашка, шахмат, өстәл теннисы һәм пневматик винтовкадан ату буенча ярыштылар.
Турнир кысаларында Пановка авылы халкы Игорь Шпагин һәм Илдар Насыйбуллин ГТО отличие алтын билгеләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International