Рөстәм Миңнеханов Россия триатлон федерациясе президенты Ксения Шойгу белән очрашты

2023 елның 6 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия триатлон федерациясе президенты Ксения Шойгу белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашуда физкультура һәм спортны популярлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, республикада триатлон буенча төрле ярышлар оештыру, шулай ук Әлмәттә федераль триатлон үзәген төзү проекты турында фикер алыштылар.

Триатлон-йөзү, велоспорт һәм йөгерүне берләштергән мультиспорт ярышы. Олимпия программасына керә. Бүген Татарстанда әлеге спорт төре белән 2 меңнән артык кеше шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International