Биектау районында ГТО Җәйге фестиваленең зона этабы башланды

2023 елның 6 октябре, җомга

«Биектау» спорт комплексында бу минутларда Бөтенроссия физкультура комплексының җәйге фестиваленең зона этабы уза. Биектау районында уза торган 2 этапта Әтнә, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Биектау районнарыннан 4 команда ярыша.

Һәр команда составына 14 кеше керә. Алар үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен урыныннан озынлыкка сикерү, пневматик винтовкадан ату, алга авышу, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, биек перекладинага тарту, идәндә ятып кулларны бөгеп/киңәйтү һәм спорт снаряды ыргыту кебек дисциплиналарда күрсәтәләр.

Фестивальдә IIXV дәрәҗә вәкилләре-мәктәп укучылары, хезмәт халкы һәм пенсионерлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International