7-8 октябрьдә Биектауда хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать тармаклары командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышлар «БИЕКТАУ»спорт комплексында узды.
Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионы булып автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы командасы («Ситистритпроект»ҖЧҖ) танылды.
Икенче урынга авиация сәнәгате хезмәтчәннәре профсоюзы (ПРОФАВИА) командасы лаек булды.
Өченче урынны РТРС элемтә хезмәткәрләре профсоюзы командасы алды.
Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүче командаларга һәм призерларга кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, медальләр, вымпеллар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.