Россиядә актив тормыш позициясе булган гаиләләр өчен Бөтенроссия гаилә конкурсы старт алды. Конкурсның стартын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 1 сентябрьдә «мөһим нәрсәләр турында сөйләшү»ачык дәресе кысаларында игълан итте. Конкурс гаиләләрне уртак эшләр аша берләштерүгә юнәлдерелгән. Катнашу кысаларында һәр гаиләгә бердәм команда булу, бергә күбрәк вакыт үткәрү, башка катнашучылар арасында дуслар табу мөмкинлеге биреләчәк.
Проектта гаиләләр (дүрт кешедән) 6-17 яшьлек балалар, ата – аналар яки законлы вәкилләр ,абиләр һәм бабайлар, башка якын туганнар катнаша ала. Командалар төрле тематик юнәлешләрдә биремнәр үтәячәк: белем, спорт, иҗат, гаилә, Ватанга хезмәт итү. Конкурс берничә этапта, шул исәптән дистанцион тур һәм округ ярымфиналында узачак һәм 2024 елның җәендә Мәскәүдә Зур финал белән тәмамланачак, анда бөтен илдән 300 гаилә җыелачак. Җиңүче гаиләләр торак шартларын яхшыртуга сертификатлар алачак һәм Россия буенча зур сәяхәткә чыга алачак.
Конкурста катнашучыларны теркәү 2023 елның 4 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар кабул итү, шулай ук конкурс турында тулырак мәгълүмат «Этосемейное.рф»сайтында урнаштырылган.