10 октябрьдә 2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең финал этабы тәмамланды. Чара август аеннан «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Финал этабында зона этабы җиңүчеләре катнашты. Ярышлар фестивальнең 2 этабы протоколлары нәтиҗәләре буенча читтән торып уздырыла.
Җәйге фестиваль призерлары булдылар:
Шәһәр командалары арасында
1 урын-Әлмәт
2 урын-Казан
3 урын-Яр Чаллы
Район командалары арасында
1 урын – Яшел Үзән районы
2 урын-Нурлат районы
3 урын-Саба районы
2023 елда ГТОның җәйге фестивалендә 8 яшьтән 59 яшькә кадәрге 7000дән артык кеше катнашты. Алар бер-берсе белән спорт снаряды ыргыту, көч гимнастикасы, ике аяк белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү, пневматик винтовкадан яки электрон коралдан ату, гимнастика эскәмиясендә туры аяклар белән басып торудан алга авышу, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү кебек сынауларда ярышканнар.
Җиңүчеләрне брендлы экипировка, кубоклар, медальләр һәм ГТО комплексы дипломнары белән бүләкләделәр.