Биектау районының Шәпше авылында «Җиңүгә адымнар»ачык хәрби-патриотик фестиваль-конкурсы узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Анда Биектау, Кукмара, Лаеш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 8 команда катнашты.
Командалар үзләренең визит карточкаларын күрсәттеләр, патриотик җырларны сәхнәләштерделәр, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын белү буенча викторина үттеләр. Фестивальнең спорт программасына спорт күпбәйгесе һәм саф әзерлеге кертелгән. Фестивальнең кульминациясе зур хәрби-тактик уен була. Фестивальдә катнашучылар грамоталар һәм җиңүчеләр Кубогы белән бүләкләнделәр.