12 октябрьдә Азнакайның 5нче мәктәбендә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көненә багышланган ГТО комплексын сынау чаралары узды.
ГТО нормативларын 1-11 сыйныф укучылары, шулай ук педагогик состав үтәде. 150дән артык кеше физик әзерлекләрен сынап карау өчен мәктәпкә ГТОның мобиль судьялар бригадасы килә. Катнашучылар түбәндәге нормативларны үтәделәр:
Идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп;
Гимнастика эскәмиясендә туры аяклы басып торудан алга авышу;
Ике аяк белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү;
Югары перекладинада тарту;
Тәнне аркада ятып күтәрү.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексының барлык чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза.