14 октябрьдә Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында «Урманны саклыйк»Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утырту оештырылды.
Казан шәһәрендә акциянең үзәк мәйданчыгы булып Куземетьевск урманы территориясендәге участок тора. Спорт ведомствосы хезмәткәрләре агач утыртуда катнаштылар. Күпләр билгеләп үткәнчә, мондый акция искиткеч гаилә ялы һәм ачык һавада вакыт үткәрү мөмкинлеге.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясен РФ табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм «урман волонтерлары»Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Акциянең төп максаты-быел урман янгыннарыннан зыян күргән төбәкләргә ярдәм итү өчен 70 миллион агач утырту. Акция Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башланган «Экология» милли проекты кысаларында үткәрелә.