Татарстан командасы парашют спорты буенча «Ю. А. Гагарин кубогы»Бөтенроссия турнирында җиңүче булды

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Саратовта Ю.а. Гагарин Кубогы парашют спорты буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. 2 көн дәвамында 12 командадан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 50дән артык спортчы «җиргә төшү төгәллеге»дисциплинасында көч сынашты.

Татарстан исеменнән ярышларда 2 команда чыгыш ясады:

Татарстан-1  составында Россия ДОСААФ ТР Үзәк аэроклубы тәрбияләнүчеләре: Анджела Говорова, Рамилә Мәһдиева, Илнур Хөснуллин чыгыш ясады.

Татарстан-2 составында Виолетта Парфенова, Кирилл кочин һәм Артур Газимов.

«Татарстан-1» командасы чыгышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшылар булдылар һәм команда зачетында алтын медаль яуладылар. Анджела Говорова, биш сикерү суммасы буенча 6 см югары спорт нәтиҗәсе күрсәтеп, ике номинациядә җиңүче булды: хатын-кызлар зачетында һәм катнаш ветераннар зачетында, көчле җенес вәкилләрен зур запас белән узып. «Татарстан-2» командасы турнир таблицасында 10 нчы урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International