Донбасс халкы һәм үз сугышчылары өчен гуманитар ярдәм белән чираттагы машина Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетыннан җибәрелә. Волонтерлар җылы кием, аяк киеме, шәхси гигиена чаралары, уенчыклар, канцелярия товарлары, азык-төлек һәм башка әйберләр җыйганнар. Үз ярдәмнәрен шәһәрнең битараф булмаган халкы, университет студентлары һәм укытучылары күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Лисичанск һәм Рубежныйны торгызуда кирәкле ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
10 марттан Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Украинаның көньяк-көнчыгышыннан мәҗбүри күченүчеләргә гуманитар ярдәм үзәге эшли #МЫВМЕСТЕ.
Ярдәм җыю пунктына теләгән һәркем килә ала. Ул эш көннәрендә 9:00дән 18:00гә кадәр эшли. Анда балалар ризыгы, пластик савыт-саба, балалар һәм яткан авыруларны карау товарлары, карават һәм душ кирәк-яраклары, шәхси гигиена чаралары, өлкәннәр һәм балалар өчен кием, канцелярия кирәк-яраклары, шәхси саклану чаралары кабул ителә.
#МЫВМЕСТЕ гуманитар ярдәм үзәге волонтерлар үзәгендә, 1 катта урнашкан. Белешмәләр өчен контактлар: 294-90-84