«Свияга» стендка ату буенча Татарстан Республикасы Кубогы финалын кабул итәчәк

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Бу якшәмбе, 22 октябрьдә, Югары Ослан районының «Свияга» ату мәйданчыгында стендка ату буенча Татарстан Республикасы Кубогы финалы узачак.

Чара, традицион рәвештә, спорт сезонына йомгак ясый. Ике олимпия күнегүләрендә-трапе һәм скитеда - быелгы турнирларда: чемпионатларда, Россия һәм Татарстан Республикасы Кубогы этапларында үзләрен уңышлы күрсәткән республиканың 50дән артык иң көчле спортчысы бүләкләр уйнатачак.

Ярышларның бизәге булып «беренче хатага кадәр» турниры торачак, анда профессиональ укчылар гына түгел, һәвәскәрләр дә катнашачак.

Турнирны ачу тантанасы якшәмбе көнне иртәнге сәгать 9да узачак, шуннан соң беренче ярышлар башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International