17-19 октябрьдә Пензаның «Буртасы» спорт сараенда Спорт гимнастикасы буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең 25 төбәгеннән 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 180 спортчы катнашты.
Исмәгыйлев Айдар, Виноградов Матвей, Мусаев Радмир, Закиров Азат составындагы Татарстан Республикасы егетләре командасы 1 спорт разряды программасы буенча команда күпбәйгесендә алтын медаль яулады.
Икенче урынны Пенза өлкәсеннән егетләр командасы яулады. Бронзаны Мәскәү-1 командасыннан егетләр командасы саклап кала.