12-15 октябрьдә Краснодарда 20 яшькә кадәрге юниорлар арасында ирекле көрәш буенча Россиянең күчеш беренчелеге узды.
Турнирда Татарстан көрәшчесе Демьян Макаров катнашты. ФСО ракета тәрбияләнүчесе 61 кг авырлык категориясендә җиңүче һәм алтын медаль иясе булды.
Искәртеп узабыз, Демьян балачактан ук Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» спорткомплексында тренер Марат .инда шөгыльләнә. Бу турнирда җиңү Демьянны үз яшендә Россия җыелма командасында иң яхшысы дип билгели.