Россия чемпионатының 4 туры Минскида узды. Казанлылар Беларусь Республикасы командасын 13-12 исәбе белән җиңде.
Заводчылар беренче булып исәптә алда баралар, һәм бу күчмә көрәш өчен стратегик яктан мөһим булган беренче уен өлешен үз файдаларына тәмамлыйлар, 4-3.
Икенче период тигез көрәштә узды: көндәшләрнең берсе дә бер туптан артык алга чыга алмады, 7-6.
Уенның борылыш мизгеле өченче чирекнең башы була. Тәнәфестән соң кащанлылар белорус капкасына өч җавапсыз гол кертәләр, шуның ярдәмендә соңгы тәнәфескә 12-9 исәбе белән үз файдаларына китәләр.
Дүртенче тупны үз активына Раил Тазеев кертә, ул очрашу башында бик тырышып эшли.
Җиңүне саклап калу җиңел булмады, әмма Николай Шепелев тәрбиясендәгеләр бу бурычны үтәделәр! Соңгы тайм барышында су хуҗалары 2 гол кертә, һәм бик вакытында Сергей Белянский пенальти үткәрә. Безнең капкачы Кирилл бадьяров үз командасын күп тапкырлар коткарган. Соңгы минутлардагы һөҗүмнәр Беларусь Республикасына һичнинди файда китермәде. Финал сиренасы таблода КОС-СИНТЕЗ-УОРНЫҢ җиңүен сурәтли, 13-12
Иртәгә командалар Минскида 4 турның икенче матчын үткәрәчәк. Уен һәм трансляция 13-00 сәгатьтә башлана.