ТР Спорт министрлыгы һәм Дәүләт спорт музее үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2023 елның 21 октябре, шимбә

Бүген, 21 октябрьдә, Пермьдә уза торган «Россия – спорт державасы» форумында ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм Дәүләт спорт музее директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Дубинин уртак проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Килешү кысаларында яклар үзара хезмәттәшлеккә ярдәм итү турында килештеләр, уртак проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру, уртак чаралар, шулай ук күргәзмәләр оештыру һәм үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International