19 октябрьдә Азнакай шәһәренең «Дельфин» су-сәламәтләндерү комплексында ГТО комплексы нормативлары тапшырылды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
«Йөзү» дисциплинасындагы нормативларны тренер Лилия Фәттахова җитәкчелегендә «Лидер» спорт мәктәбенең 25 тәрбияләнүчесе үтәде. Йөзү юлларында укучылар ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә үз осталыкларын күрсәттеләр.